Бүген кышның соңгы көне яки мөселманга кәбисә елы куркынычмы?

Әйе, җәмәгать, бүген кышның соңгы көне. Шул ук вакытта ул 4 елга бер тапкыр килә торган кәбисә елындагы артык бер көнне дә тәшкил итә.

БӘЙЛЕ
2012 Фев 29

Әйе, җәмәгать, бүген кышның соңгы көне. Шул ук вакытта ул 4 елга бер тапкыр килә торган кәбисә елындагы артык бер көнне дә тәшкил итә.

Кайберәүләр кәбисә елына шикләнеп карый. Анда яшь парлар өйләнешмәскә, күпләр йорт салмаска, зур эшләргә тотынмаска тырышкан. Кәбисә елында төрле табигый бәла-казалар, һәлакәтләр килә дип тә уйлаганнар.

29 февраль — күп халыкларда бәхетсезлек китерә дип саналган. Сүз уңаеннан, дөньядагы 4 миллионга якын кеше кәбисә елында туган дип исәпләнелә. Гиннесның рекордлар китабында 3 баласы да төрле елларда кәбисә елында туган гаилә теркәлгән.

Тик рәсми статистика кәбисә елында гайре табигый хәлләрнең күп булуын расламый. Әйтик, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, Россиядә 2008дәге кәбисә елында 2154 гадәттән тыш хәл булып, алар 2007 белән чагыштырганда, 550гә ким барлыкка килгән. Корбаннар саны да 15 %ка ким булган.

Дөрес, кәбисә елының «уңышсыз» булачагы турында ишеткән һәм шуңа ышанган гашыйклар ул елда өйләнешергә ашыкмаган. 2007гә караганда 2008 елда өйләнешүләрнең саны 83 мең 500гә ким булуы әнә шул хакта сөйлидер, мөгаен.

Бүген Татарстанда кәбисә елыннан курыкмаган 15 яңа өйләнешүче пар барлыкка киләчәк. Ә 2008 кәбисә елында бу көнне 68 гаилә яңа тормыш юлына аяк баскан булган.

Ерак тарихыбызга күз салсак, кәбисә елындагы артык бер көнне безнең эрага кадәр 45 елда Рим императоры Юлий Цезарь календарьга кертеп җибәргән.

Мин кәбисә елында дөньяга килгән каләмдәшебез, «Ватаным Татарстан» газетасының авыл хуҗалыгы бүлеге мөхәррире Камил Сәгъдәтшинны беләм. Үзем дә бу газетада кыска гына вакыт эчендә эшләп алган чорда Камил әфәнденең кешеләргә бик ярдәмчел һәм күркәм холыклы икәнлеген тойдым. Тагын мин әле чаңгыда йөгерү буенча Олимпия чемпионы Рәисә Сметанина, боксчы Вадим Токаревның да кәбисә елында туганын хәтерлим. Бу шәхесләр барысы да иҗат эшендә, спортта зур казанышларга ирешкән затлар.

Бүген мин каләмдәшем Камил Сәгъдәтшинны туган көне белән котлагач, аның кәбисә елына мөнәсәбәте белән кызыксындым. «Минем өчен бик уңайлы ел ул. Ник дигәндә, 4 елга бер тапкыр гына булгач, чыгымы азрак. Уңайсызлыгын һич тә сизгәнем юк»,-дип җавап бирде Камил әфәнде уены-чынын бергә кушып.

Ислам дине кануннары буенча елның кәбисәме, юкмы икәнлеге алай ук мөһим дә түгел. Мөселман кешесе һәр яңа туган көнгә сөенеп, Хак Тәгаләгә рәхмәтле булып яшәргә, Раббыбыздан ил-көнебезгә тынычлык, иминлек сорап дога кылырга тиеш. Шәхсән үзем чынлап та, әгәр без Аллаһ кушканча, Коръәндә язылганча яшәсәк, бернинди кәбисә елы да куркыныч булмас, дип уйлыйм. 

Иртәгә исә без милади календаре буенча язның беренче көненә керәбез.

Хатыйп ГӘРӘЙ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе