Мәрхүмнең җәсәде Яңа бистәдәге татар зиратына җирләнде.
Кичә киң җәмәгатьчелек Камал театрының «атасы», бөтен гомерен татар сәнгатенә хезмәт итүгә багышлаган шәхес Шамил Зиннур улы Закировны соңгы юлга озатты. Мәрхүм белән хушлашу мәрасиме туган театрында узды. Бирегә бүген иртәдән халык ташкыны — олысы, кечесе агылды. Хушлашу мәрасиме узган тамаша залы бүген бирегә килгән кешене сыйдырып бетерерлек түгел иде.
27 ел дәвамында Татарстанның, татарның «йөзек кашы» булган Камал театрын җитәкләгән Шамил Закировны театрдан, театрны аңардан башка күзаллап булмый. Ул директор вазифасындагы кешегә хас гади функционер түгел, ә бөтен барлыгын театр сәнгатенә багышлаган һәм фанатларча хезмәт иткән зат. «Якты, үтә дә әдәпле, урыны белән балаларча беркатлы да булган, тыйнак, гаять кешелекле чын татар интеллегенциясе». Замандашлары, хезмәттәшләре, аны якыннан белгән һәм бик үк якын таныш булмаганнарның барысы да бу олы затны шулай тасвирлый. «Зур йөрәкле булганга, бөтен кешенең кайгы-шатлыкларын йөрәге аша уздырганга гомере дә иртә өзелде», диләр.
Бу көннәрдә дөньяның төрле почмакларыннан кайгы уртаклашу телеграммалары агыла. Хушлашу мәрасимен ачып җибәргән ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшиннан һ.б. телеграммалар алынуын җиткерде.
«Якшәмбе көнне бу кайгылы хәбәрне ишеткәч бик озак ышанмадык. Өчәр-дүртәр тапкыр шалтыратып белешергә туры килде. Бәлки хәле генә киткәндер, табиблардан яңадан белешегез әле, күпме кешене хастаханәләрдә дәваларга булышкан, ярдәмчел бу кешенең гомере болай өзелергә тиеш түгел дибез. Бүген Татарстан җәмәгатьчелеге генә түгел, Россия җәмәгатьчелеге дә зур югалту кичерә». Мәрхүмнең якыннарының кайгысын уртаклашырга килгән ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева чыгышын әнә шулай бик эмоциональ башлады. Хөкүмәт рәисе урынбасары Шамил Зиннур улының Камал театрын татар дөньясының үзәгенә әйләндерүдәге зур ролен ассызыклап, аны туган театр коллективы турында гына түгел, башка театрлар, киң җәмәгатьчелекнең хәлен белешеп торучы, бөтен гомерен кешегә ярдәм кулы сузуга багышлаган кеше буларак характерлады. «Ул һәрвакыт кайгыртучан, кунакчыл кеше булды», -дип ассызыклады Зилә Вәлиева.
Шамил Зиннур улының исеме Камал театры өчен генә түгел, барлык татар, төрки театрлар өчен маяк булды. Төрки халыкларның «Нәүрүз» театр фестивале, «Тантана» театраль премиясе аның башлангычы белән дөнья күргән проектларның кайберләре генә. «Зур фестивальләр, аларны оештыру һәм үткәрү мәшәкатьләрен ул үз йөрәге аша уздырды. Четерекле мәсьәләләрне дә җайлы гына итеп хәл итә белә иде. Сәнәгатьчеләр өчен дә, галимнәр өчен дә, вузлар өчен дә ул үз кеше иде. Театр өчен ул бик күп элемтәләр булдырды», — дип ассызыклады Зилә Вәлиева. Ул әлеге талантлы шәхеснең халык ихтыяҗлары белән дәүләт җаваплылыгын берләштерүдәге ролен югары бәяләде. Премьер-министр урынбасары театрны үлеп яраткан бу олуг затны театрның җаны дип атады.
Камал театры белән озак еллардан бирле хезмәттәшлек итүче күренекле драматург, ТР Дәүләт Советы депутаты Туфан Миңнуллин Шамил Закировның театрны яшәтүдәге иң зур казанышы дип уңышлы директор-режиссер тандемын тәэмин итүен атады. «Россия театрларныда директор белән режиссер арасындагы мөнәсәбәтләр анык кына билгеләнмәгән. Шуңа да алар арасында еш кына кемнең хуҗа булуын ачыклау өчен низаг чыга. Җитәкчеләр театрның язмышы турында уйлыйлар икән, алар уртак тел табарга тиеш. Шамил Закиров һәр режиссер белән уртак тел таба белде. Даһи Сәлимҗанов белән дә, үзеннән шактый яшь Бикчәнтәев белән дә бик уңышлы эшләде. Шушы сыйфаты аның театр дөньясындагы абруен тагын да күтәрде», -ди ул.
«Без ятим калдык». Камал театрында хезмәт итүче һәркемнең күңелендәге бу авыр тойгыны баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев теле белән әйтте. «Шамил Зиннуровичны театрга Аллаһы Тәгалә бүләк итте һәм алып та китте. Аның шәхси тормышы, гаиләсе булмады. Аның өчен гаиләсе дә, яшәүнең бөтен мәгънәсе дә театр булды», -ди ул.
Быел тугандаш Башкортстанда Татарстан Республикасы көннәре, ә Уфада Камал театры гастрольләре узачак. «Әле бер атна элек кенә шушы чараларны оештыру турында сөйләшкән идек», — ди Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма академия театры директоры Хөрмәтулла Үтәшев. Ул Шамил Закировның тәҗрибә уртаклашу, фикерләшүдә Гафури театры өчен олы агай булып торуын ассызыклады. Хөрмәтулла Үтәшев әлеге олы шәхеснең исемен мәңгеләштерү турында уйларга чакырды.
Бер сәгатькә сузылган хушлашу мәрасимендә чыгышлар да, күз яшьләре дә күп булды. Соңрак залга сыймый калган халыкка мәрхүм белән хушлашу мөмкинлеге бирелде. Ә залдан чыгучылар арасында эх, без, тугрылыклы тамашачыларга да сүз бирелмәде, дип көрсенүчеләр дә булды. Мәрхүмнең җәсәде Яңа бистәдәге татар зиратына җирләнде дип хәбәр итте "Татар-информ".