«Госмания» мәктәбе гарәп теле олимпиадасында 2 нче урынны алды

Казан шәһәренең «Госмания» мәктәбе коллективыннан шатлыклы хәбәрләр иреште: алар гарәп теле буенча республика олимпиадасында 2 нче урынны алдылар. Әлеге олимпиада

БӘЙЛЕ
2012 Фев 29

Казан шәһәренең «Госмания» мәктәбе коллективыннан шатлыклы хәбәрләр иреште: алар гарәп теле буенча республика олимпиадасында 2 нче урынны алдылар. Әлеге олимпиада нәтиҗәләре буенча мәктәп Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы белән бүләкләнде.

Гарәп теле буенча республика олимпиадасында җиңүче дипломы белән 9 нчы сыйныф укучысы Наилә Сабирова һәм призер буларак, 7 нче сыйныф укучысы Зәйнәп Шәһвәлиева бүләкләнде. Гарәп теле укытучысы Рәйсә Гыйльмановага алдынгы укучыларны әзерләве өчен Мактау кәгазе тапшырылды.

Исегезгә төшерәбез: Казан шәһәре Авиатөзелеш районының «Госмания» урта гыйлем бирү мәктәбенең оештыручысы - Татарстан Мөселманнары Диния нәзарәте дип хәбәр итте "Думрт.ру".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе