29 февральдә «Мөхәммәдия» Казан югары мөселман мәдрәсәсендә (Г.Тукай ур, 34) гарәп теле буенча ачык дәрес узачак. Башлану вакыты — 12.00. Мөгаллимә — Илсөя Хәйбетдинова.
Бу чара Казан дини уку йортларында ачык дәресләр циклын тәмамлаячак. Исегезгә төшерәбез, февраль дәвамында Казан ислам көллиятендә, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә һәм Россия ислам университетында Коръән тәфсире, гакыйдә һәм фикх буенча ачык дәресләр узды. Әмма дини уку йортларында тупланган тәҗрибәләрне уртаклашу максатыннан оештырылган ачык дәресләр моның белән генә тәмамланмаячак. Тиздән төрле фәннәр буенча ачык дәресләр Татарстанның башка төбәкләрендә урнашкан дини уку йортларында да узачак дип хәбәр итте "Думрт.ру".