Хәдис
Әйе, динебездә белем алуның мөһимлеге турында күп әйтелә. Ул «Белем алу һәр мөселман өчен фарыз, һәрнәрсә, хәтта диңгездәге балыклар да, белем алучының гөнаһларын кичерүне сорар», «Коръәнне өйрәнеп, аны башкаларга өйрәткән инсаннар — иң изге кешеләр» кебек хәдисләрдә дә чагылыш таба.
...Кичә Казандагы «Сөләйман» мәчетендә бер ай эчендә Изге китапны укырга өйрәнгән хатын-кызларның курслары төгәлләнү уңаеннан, тантаналы кичә үткәрелде.
Әлеге курсларда Кыргызстаннан, Россиянең төрле төбәкләреннән — Башкортстан, Пермь, Богырысланнан, Татарстанның Алабуга, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт калаларыннан, Кайбыч, Балык Бистәсе районнарыннан һәм, әлбәттә, башкалабыз Казаннан күзләре күрмәүчеләр белем алды.
Сукырларны Тернәкләндерү үзәгенең уку-укыту бүлеге мөдире Мәликә ханым Гыйльметдинова сүзләренчә, бу юлы Коръәнне Брайльчә укырга өйрәнгән 26 кешенең күбесен яңалар тәшкил иткән, аларның фәкать өчесе генә элек биредә Изге китапны өйрәнү бәхетенә ирешкән.
«Кайберәүләр намаз уку түгел, хәтта бисмилланы да әйтә белми иде. Әлхәмдүлилләһ, барысы да бик тырышып белем алды, һәммәсе дә намазлы булып кайтып китә. Бу төркем бик бердәм булды. Дөрес, берәүләр башта укый алмабыз, Коръәнне ничек өйрәнербез, дип борчылды, хәзер исә китәселәре килмичә күзләреннән яшь чыга»,-диде Мәликә ханым.
Курсларның ябылу тантанасын Түбән Камадан Брайльчә өйрәнергә килгән Хәмидә Нәҗметдинова җитәкчелегендәге кызлар алып барды. Аларның күзләре күрмәүчеләргә биргән сораулары арасында «Кыямәт көненең билгеләре нинди?», «Иманның нинди шартлары бар?», «Тәһәҗҗүд намазын кайчан уку хәерле?» кебек шактый авыр сораулар да бар иде. Шәкертләр аларның һәммәсенә дә диярлек дөрес җавап бирде. Чит төбәкләрдән «Сөләйман» мәчетенә укырга килгән гүзәл затлар кай арада Әкрам абыйга 75 яшь икәнлеген дә белеп алганнар. Ә менә бу мәчеткә 4 елдан артык йөреп тә, шәхсән мин үзем беренче каттан икенчегә күтәрелгәндә 12 баскычның барлыгын белми идем. Дөресрәге, аңа игътибар итмәгәнмен. Күзләре зәгыйфь кешеләр без әһәмият бирмәгән нәрсәләргә дә илтифат итә икән?!
Бу кичәдә Венера хаҗия Хәлиуллина, Гөлсара Галимова, Камәрия Тарасова, Флера Ишмурзина, Минсәхия Насыйбуллина, Розалия Вәгазиева, Вәсилә (Валентина) Сәлахиева, Венера Шәймәрданова һәм башкалар чыгыш ясады. Алар үзләренә Изге китапны укырга өйрәнү өчен шартлар тудыруда катнашкан һәркемгә — иганәчеләргә, мәчетнең имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитовка, «Ярдәм» Ислам милли хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлевка, мөгаллимәләр Мәликә ханым Гыйльметдинова, Роза апа Мортазина һәм башкаларга үзләренең олуг рәхмәтләрен белдерделәр, аларга озын номер, саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилә бәхете теләделәр.
Венера апа Хәлиуллина биредә беренче төркемдә белем алган тәүге шәкертләрдән санала. Ул инде Коръәнне берничә тапкыр укып чыгу бәхетенә дә ирешкән. «Мин сукыр калгач, Раббымнан күзләремне ачуын сорамадым, мине Коръәннән аермасаң иде, дип теләдем. Бу ниятем фәрештәләрнең әмин дигән сәгатенә туры килгәндер, мөгаен. Илдар хәзрәт һәм Мәликәнең ярдәмендә, әлхәмдүлилләһ, Брайльчә дә Изге китапны укырга өйрәндем. Үземнең бәхетемне «Сөләйман»да таптым. Аллаһының рәхмәтләре яусын сезгә безне караңгылыктан чыгарганыгыз өчен! Ә урамга чыксак, без бөтенләй башка мөнәсәбәт тоябыз...»-диде Венера апа. Мәликә ханым исә күзләре күрмәүчеләргә дип әзерләнгән беренче олуг бүләкне — электрон Коръәнне Венера апа Хәлиуллинага тапшырды. Әлбәттә, башкалар да бүләксез калмады. Аларга да нәкъ шундый ук һәдияләр бирелде.
Курсларның ябылу тантанасында соңгы сүзне Илдар хәзрәт Баязитов әйтте. Ул: «Гел шулай дусларча яшәгез. Сез хәзер бер авыл кешесе сыман. Аллаһы боерса, тагын очрашырсыз. Белем алуларыгыз дәвамлы булсын. Сезгә саулык-сәламәтлек, балаларыгызның игелеген күреп яшәвегезне һәм озын гомер телим»,-диде.
Хатыйп ГӘРӘЙ
Автор фотолары