Кичә Татарстан Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов Чечня Республикасы мөфтие урынбасарлары Хәмзәт Шамиль улы Дурдиев һәм Мөхәммәд Гариф Габдессәламов белән очрашты. Очрашу вакытында мөселман өммәтендге вәзгыять турында фикер алышынды, Татарстан һәм Чечня дини оешмалары арасында хезмәттәшлек итү турында килешенде.
Очрашуда шулай ук Татарстан МДН каршындагы «Хәләл» стандарты комитеты җитәкчесе Динар Садыйков катнашты дип хәбәр итте "Думрт.ру".