Кытай Көнчыгыш Төркестанда мәчетләрне яба

Кытай хакимияте Көнчыгыш Төркестанда иминлек чаралары кысаларында, 200ләп мәчетне япты, 129 кешене сак астына алды. Кытай хакимияте күпчелеге уйгыр яшәгән Көнчыгыш Төркестан

БӘЙЛЕ
2012 Фев 23

Кытай хакимияте Көнчыгыш Төркестанда иминлек чаралары кысаларында, 200ләп мәчетне япты, 129 кешене сак астына алды.

Кытай хакимияте күпчелеге уйгыр яшәгән Көнчыгыш Төркестан төбәгендә март аенда узачак Дәүләт мәҗлесе җыелышы алдыннан иминлекне ныгыта. Пекин төбәктә «рөхсәтсез» дини эшчәнлек алып баруда гаепләп 129 уйгырны кулга алды. Төбәкнең зур шәһәрләреннән берсе — Хотәндә ким дигәндә 200 мәчетнең ябылуы хәбәр ителә.

Мүнхендагы Бөтендөнья уйгыр Корылтае башлыгы Дилшат Рәшит вазгыять турында «Кытай рәсмиләре төбәктәге дини иреклеккә каршы хәзергәчә тиңе күрелмәгән чикләү сәясәте алып бара», - дип белдерә.

«Дини һәм милли ирек чикләнә»

Сөргендәге уйгыр вәкиле белдерүенчә, Кытай хакимияте 3 мең уйгырга акча җәзасы биргән. Аларның яртысы дини гамәлләре өчен җәзаланса, калган яртысы «милли кием» киюдә гаепләнә.

Кытай рәсми чыганаклары дини гамәлләре өчен кулга алынган кешеләр саны 129 дип күрсәтә, ә сөргендәге активистлар бу сан 1400 кеше булуын белдерә.

Җәзага тартылучылар Коръән өйрәнүчеләр

Бөтендөнья уйгыр Корылтае башлыгы Рәшит сүзләренчә, дини гамәлләре сәбәпле кулга алынган кешеләр арасында 14 яшьлек балалар белән бергә 70 яшьлек аксакаллар да бар. Кытай хакимияте аларны «хакимияттән рөхсәт алмыйча җыелган өчен» җәзага тарта. Алар бергә Коръән өйрәнү өчен җыелган булган.

Хакимият тарафыннан рәсми рөхсәт бирелмәгән урыннарда Коръән укуны Кытай рәсмиләре «канунга сыймаган дини гамәл» дип таный һәм аның өчен гаеплеләрне җәзага тарта.

Әлеге вакыйгалар Хотән шәһәр хакимияте сайтында урын алган хисапта «тотрыклылык» урнаштыру чараларының бер өлеше буларак сурәтләнә. Рәсми сәхифә шәһәрдәге бу гамәлләрне «читтән юнәлдерелгән дошман фетнәләренә» каршы саклану чарасы буларак атады.

Ничек киенү тәртибе

Рәсми Шинһуа хәбәр агентлыгы белдерүенчә, җирле хакимият «канунсыз дини эшчәнлек куркынычы» янавын истә тотып, гади халык өчен «дөрес киенү тәртибе»нә багышланган махсус конференцияләр оештырачак. Алар ел дәвамында булачак дип хәбәр ителә.

Кытайның бу чаралары төбәктә каршылык чыгу куркынычына каршы халыкны «тәртипкә» кертү максатында оештырылуы әйтелә. Рәсми төстә «Синҗан-Уйгыр автоном төбәге» дип аталган Көнчыгыш Төркестанда 2009 елда хан-кытайлар белән уйгырлар арасында чыккан бәрелеш-низагларда, Кытай рәсми мәгълүматынa караганда, якынча 200 кеше һәлак булган иде дип хәбәр итте "Азатлык.орг".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе