Бүген, 22 февральдә, Казан мөхтәсибәте имамнары утырышы узды. Чарада ТР МДН рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов, Казан мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин, Татарстан Республикасы Президентының Дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Марат Гатин, шәһәр һәм Казан районнары администрацияләре вәкилләре, Казан мөхтәсибәтенә караган мәчетләр имамнары катнашты. Мөфти катнашучыларга Коръән елы кысаларында оешытырылачак чаралар турында хәбәр итте, ахырдан Мәүлид укыды.
Чыганак: "Думрт.ру"