Пенза өлкәсендә 10 меңләп кеше яшәгән Урта Әләзән халкы авылга якын дуңгыз фермасын төзетмәүгә иреште.
Өлкә губернаторы Василий Бочкарев сүзләренә караганда, биредә яшәүче мөселманнар мөрәҗәгатен исәпкә алып, төзелешне Каменск районына күчерү турында килешкәннәр. Ә бу ферма авылга 10 чакрым ераклыкта гына төзелергә тиеш булган.
Урта Әләзән халкы төрле оешмаларга мөрәҗәгать итеп, төзелешне туктатуга ирешкән дип хәбәр итте «Безнең гәҗит».