Мәүлид аена багышланган хәйрия акциясе кысаларында, «Зәкәт» хәйрия фонды тарафыннан мохтаҗлар өчен «Биләр» кафесында хәйрия ашы үткәрелде. Аларга татар милли ашлары тәкъдим ителде.
Әлеге чарага ялгыз яшәүче өлкәннәр, сукырлар, аз керемле гаиләләр, ятимнәр, күп балалы әниләр килгән иде. Кунаклар каршында сәламләү сүзе белән «Зәкәт» хәйрия фонды генераль директоры Рөстәм хәзрәт Ясәвиев чыгыш ясады. Очрашу дустанә һәм җылы шартларда үтте. Бу хакта Татарстан мөфтиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.