Иртәгә Рабигуль-әүвәл ае тәмамлана, ә Мәүлет мәҗлесләре дәвам итә

Билгеле булганча, иртәгә халык телендә Мәүлет ае дип аталган Рабигуль-әүвәл тәмамлана һәм 23 февральдән Рабигуль-ахир башлана. Бу айда мөэмин-мөселманнар сөекле

БӘЙЛЕ
2012 Фев 21

Билгеле булганча, иртәгә халык телендә Мәүлет ае дип аталган Рабигуль-әүвәл тәмамлана һәм 23 февральдән Рабигуль-ахир башлана.

Бу айда мөэмин-мөселманнар сөекле Пәйгамбәребезгә бихисап салаватлар әйттеләр, аның хөрмәтенә багышлап үткәрелгән Мәүлет мәҗлесләрендә катнаштылар, тәкъвалыкларын арттырдылар.

Казан мөселманнары имам-мөхтәсибенең сүзләренчә, быел Мәүлет кичәләрен уздыруда Татарстан башкаласындагы әһле ислам аеруча активлык күрсәткән. Мансур хәзрәтнең сөйләвенчә, кичә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында үткәрелгән Мәүлет мәҗлесенә Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның килүе нур өстенә нур булган.

Мөхтәсибнең әйтүенчә, Мәүлет ае төгәлләнеп килсә дә, Пәйгамбәребезнең тормышына, дини эшчәнлегенә багышланган мәҗлесләрне уздыру тукталып калмый. Мондый кичәләр 26 һәм 29 февраль көннәрендә «Мәрҗани» мәчетендә үткәрелер, дип көтелә. Ә 3 мартта шушы ук гыйбадәтханәдә Коръән бәйгесе оештырылачак.

«Ни үкенеч шул кешегә, әгәр Рамазан ае җитеп тә ул ураза тотмаса, Мәүлет ае җитеп тә Пәйгамбәребезгә салаватлар әйтмәсә»,-дип төгәлләде сүзен Мансур хәзрәт.

...Узган җомга көнендә шәхсән мин үзем Казандагы «Сөләйман» мәчетендә уздырылган Мәүлет кичәсендә катнаштым. Биредә Тимергали хәзрәт Юлдашев Пәйгамбәребезгә багышланган вәгазь сөйләде.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с. г. в.) үзенең гомере ахырында: "Биш вакыт намазны вакытында укыгыз, хатыннар хакында Аллаһы Тәгаләдән куркыгыз, ягъни аларга җәбер вә золым кылмагыз, аларга мәрхәмәтле булып, яхшы тереклек кылыгыз»,-дип безләргә васыять әйтеп калдырган.

Без исә Пәйгамбәребезгә салаватлар әйтеп, берсеннән-берсе тәмлерәк ризыклардан авыз итеп, мәчет әһелләренә рәхмәтләребезне белдереп, күтәренке кәеф белән таралаштык бу көнне.

Хаҗип ӘХМӘТША


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе