Әлмәт районында яшьләр арасында «Коръән укучылар конкурсы»ның беренче этабы дәвам итә. Ул март ахырына кадәр узачак. Бәйгенең икенче этабы исә 18 мартта Әлмәттә узачак. Районның имам-мөхтәсибе Рәфыйк хәзрәт Миңнәхмәтов әйтүенчә, 25 февральдә Әлмәт Татар дәүләт драма театрында Татарстан Республикасының Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән очрашу планлаштырыла. Казый «Динсез яшәп булмый» темасына вәгазь белән чыгыш ясарга ниятли.
«Бүгенге көнгә мөхтәсибәтнең бөтен мәчетләре диярлек яңадан теркәлү узды. Гомумән, районыбызда 32 мәхәллә бар», — дип хәбәр итте Рәфыйк хәзрәт Миннәхмәтов.
Чыганак: «Думрт.ру»