Белгечләр, теләсә кем ялган акча сугучыларның корбаны булырга мөмкин, дип саный.
Быел республикада ялган акча кулланылышка кертелүнең 157 очрагы теркәлгән. Белгечләр бу мәсьәләдә, теләсә кем ялган акча сугучыларның корбаны булырга мөмкин, дип саный, ник дигәндә, бүген 100 сумлыктан алып 5000 сумлыкка кадәр ялган кәгазь акча бастырыла. Тәҗрибә күрсәткәнчә, ялганын ясавы авыррак саналган 5000лекләрнең быел гыйнварда гына да 30ы тартып алынган.
Ялган акча югары сыйфатлы булса да, аларны яхшылап карап аерып була. Детектор булмаган урыннарда акча белән эш иткәндә аларны җентекләп карарга кирәк. Кәгазь акчаны капшап, бизәк-сурәтләренең күпертмәлелеген, кәгазьнең сыйфатын, кыштырдыймы икәнен тикшерергә киңәш ителә. Кагыйдә буларак, ясалма акча 2 кәгазь ябыштырылып ясала, шуңа күрә ул тыгызрак, катлары аерылыбрак торырга мөмкин.
Ялган акча сугучының тозагына эләкмәс өчен, түбәндәге кагыйдәләрне үтәү тәкъдим ителә:
-таныш булмаган кешеләргә акча вакламаска һәм эреләтмәскә;
-автоомобиль, күчемсез милек ише зур әйбер сату-алу вакытында кабул итеп алынасы акчаны банкта тикшертү ышанычлырак;
-валютаны, бик отышлы курс буенча тәкъдим итсәләр дә, кулдан сатып алмаска;
-чит илдә валюта сатып алганда Төркия, Америка, Венесуэлада ялган акча төртү ихтималы бик зур;
-банкоматтан акча алгач, чекларны сакларга кирәк.
Сыйфаты шикле купюра кулга керсә, кичекмәстән полициягә хәбәр итеп, ялган акча таратучының төс-кыяфәтен сурәтләргә кирәк була. Ялган акчадан котылырга омтылу — ул җинаять һәм законда шуның өчен 5 елдан 15 елга кадәр срок каралган.
Шушы көннәрдә генә полицейскийлар Казан урамнарындагы киоскларның берсендә ялган 100 сумлык белән исәп-хисап ясаган ир кешене эләктергән. Фатирында тентү үткәргәндә, аның ялган акча ясау буенча хәтта цех табылган: кибеттән гадәти кәгазь сатып алып, ул гадәти принтерда акча бастыра, белгечлеге буенча рәссам буларак, кәгазьгә акча рәвеше китереп күчермәсен ясау аның өчен әллә ни кыен да булмый.
Тикшерүчеләр исә ул кеше 2005 елдан бирле җинаятьчел эш белән шөгыльләнгән дип фаразлый — нәкъ шушы вакытта «гЯ « серияле ясалма 100лекләр барлыкка килгән. Әлеге кешенең вак сәүдә урыннарында, базарларда һәм маршрут автобусларында шундый «акча» түли торган булганлыгы ачыкланган. Хәзерге вакытта ялган акчасы белән тотылган иргә карата РФ Җинаять кодексының 186 нчы маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган һәм ул 5 елдан алып 15 елга кадәр вакытка иреге белән саубуллашып торырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.
Чыганак: "Татар-информ"