Чөнки Интернет челтәре, терминал, инфомат ише заманча җиһазлар аша карап тикшергәндә штраф түләнелеше турында белешмә берән-сәрән очракларда булмаска да мөмкин.
Дәүләт автоинспекциясенең административ хокук бозуларны исәпкә алу системасын тәэмин итә торган программа быел 1 апрельга кадәр комплекслы яңартыла. Шул сәбәпле, апрель башына кадәр Интернет челтәре, терминал, инфомат ише заманча җиһазлар аша карап тикшергәндә штраф түләнелеше турында белешмә берән-сәрән очракларда булмаска да мөмкин. Эшләр төгәлләнү белән, хокук бозган өчен штраф түләнгәнлеге турындагы белешмәләр ачык күренәчәк, дип «Татар-информ» агентлыгы аша хәбәр сала республика ЮХИДИ идарәсе.
Аңлашылмаучанлыклар булдырмау максатында, штраф түләгәннән соң да шуны раслаган документларны 2 календарь ел дәвамында сакларга тәкъдим ителә. Әлеге вакыт РФ Кодексының Административ хокук бозулар турындагы 31.9 маддәсендә каралган.
Килеп чыккан мондый хәлдә аңлашуга өмет белдерәбез, диелә әлеге мөрәҗәгатьтә.
Чыганак: «Татар-информ»