Казандагы «Әл-Мәрҗани» мәчетенең имам-хатибы Илфар хәзрәт Хәсәневнең сүзләренчә, Иске Татар бистәсендәге комплекста шәкертләр 3 ел буена белем ала торган Казан Ислам көллияте эшләп килә. Биредә Россиянең барлык төбәкләреннән диярлек җыелган студентлар ислам динен үзләштерә. Аларның күбесе мөфтиләрнең юлламалары нигезендә Татарстан башкаласына килеп, тырышып гыйлем алгач, үз төбәкләренә кайтып, имам яисә мөгаллим, остаз вазифаларын үти. Казан Ислам көллиятенең мөселманнар арасында абруе, дәрәҗәсе зур, шуңа күрә дә анда белем алырга теләүчеләр елдан-ел арта бара.
Менә шуңа күрә дә үз вакытында Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләре төзеткән Казан Ислам көлиятендә белем алучы шәкертләргә бүгенге көндә тору өчен урын җитми. Ни кызганыч, биредәге студентлар «Әл-Мәрҗани» мәчетенең идән астында (подвалда) яшәргә мәҗбүр.
«Ә бу исә көчле сәнәгате, дәүләтчелеге булган җөмһүриятебезгә һич тә килешә торган күренеш түгел, чит төбәкләрдән килгән шәкертләрне идән астына төшерү безне бизәми. Аллаһының рәхмәте белән, без игелек, изгелек кылырга омтылучыларга шуны белдерәбез: быел шәкертләребез, аларга дәрес бирүче мөгаллимнәргә тулай торак төзергә ниятлибез. Аллаһының барлыгына, берлегенә инанган кардәшләребез шушы изге эштә безгә кулларыннан килгәнчә акчалата яисә материаллар белән булышырга уйласалар, аларның бу гамәлләрен кабул итәргә әзербез»,-диде Илфар хәзрәт Хәсәнев.
Адресыбыз һәм исәп счетларыбыз мондый: 420021, г. Казань, ул.К.Насыри, д.17, тел/факс: 293-00-35, 293-81-50;
Р/с 40703810200020005069 в ОАО «Ак Барс» Банк г.Казани
ИНН/КПП 1654026305/165501001, к/с 30101810000000000805, БИК 049205805
Алдан ук сезгә рәхмәтләребезне әйтеп, изге догада калабыз.