Дүртөйледә Наҗар Нәҗмине искә алдылар

Башкортстанның Дүртөйле шәһәрендә һәм районында танылган татар әдибе, Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗмине искә алу чаралары булып үтте. Аның

БӘЙЛЕ
2012 Фев 17

Башкортстанның Дүртөйле шәһәрендә һәм районында танылган татар әдибе, Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗмине искә алу чаралары булып үтте. Аның үзәгендә шигырь фестивале торды.

Моңа кадәр дүртөйлелеләр ел саен Наҗар Нәҗми истәлегенә әдәби-музыкаль кичәләр үткәреп килә иде. Анда Уфадан да байтак каләм әһелләре чакыру матур гадәткә әйләнде. Быел исә якташлары Наҗар Нәҗмигә багышлап шигырь фестивален башлап җибәрергә булган. Фестиваль ике өлештә үткән һәм анда 65 кеше катнашкан. Әле Дүртөйле районы Миңеште авылында шигырь бәйгесенә йомгаклар ясау тантанасы оештырылды.

Уфадан бу бәйрәмгә танылган әдипләр Кадыйм Аралбаев, Ирек Кинҗәбулатов, Фәния Габидуллина һәм шушы районның данлыклы Әсән авылында туып үскән танылган татар җырчысы Радик Динәхмәтов барды. Казаннан Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин кунакка чакырылган. Наҗар Нәҗми исемендәге премиянең чираттагысы да нәкъ менә аңа тапшырылды бу бәйрәм барышында. Роберт Миңнуллинга бу бүләк Н. Нәҗмигә багышлап чыгарган «Милли җаным» исемле китабы өчен бирелә.

Шигырь фестиваленә йомгаклар ясау иң көтеп алынган мәл. Каләм әһелләре ике төркемдә аерым-аерым бәяләнгән: яшьләр һәм өлкәннәр арасында. Яшь иҗатчылар арасында Түбән Манчар авылыннан 5нче сыйныф укучысы Азат Мөхәммәтҗанов белән Наҗар Нәҗми исемендәге гимназия укучысы Әдилә Шәйбәкова әсәрләре югары бәя алды.

Өлкәннәр арасындагы бәйгедә исә беренче урынны Кәүсәр Гайсин яулады, икенче урынга Светлана Васикова менде, ә өченче урынга Әнисә Ягафәрова лаек дип табылды. Бәйрәм чарасы җыр-моң белән үрелеп барды һәм озак онытылмаслык тәэссоратлар калдырды дип хәбәр итте «Татар-информ».


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе