Соңгы бер атнада Казанда барлык төр мотор ягулыгы арзанайды. А-76(80) бензин уртача 15 тиенгә, регуляр маркалысы 22 тиенгә, премиум маркалы бензин 33 тиенгә, дизель ягулыгы 21 тиенгә очсызланды. А-76 (80) маркалы бензинның литры хәзер уртача 24 сум 77 тиен, АИ-93,92 ле бензин — 25 сум 52 тиен, АИ-95 ле ягулык — 27 сум 95 тиен, дизель ягулыгы — 28 сум 52 тиен тора.
Идел буе федераль округында шулай да иң арзанлы автомобиль ягулыгы бездә түгел. Узган атна йомгаклары буенча иң очсызлы бензин һәм дизель ягулыгы Саратов, Киров һәм Оренбургта теркәлгән. Иң кыйммәтлесе — Сарански, Самара һәм Пермьдә дип хәбәр итте "Татар-информ.