Балык Бистәсе районы имам-мөхтәсибе Сәүдәхан хәзрәт Гайнетдинов хәбәр иткәнчә, мөхтәсибәттә март аенда үзәк мәчеттә узачак Коръән бәйгесенә әзерлекләр бара. Әлеге чарада 9нчы сыйныфка хәтле булган яшүсмерләр катнаша ала.
«Районыбыз авылларындагы мәчетләр каршында дини дәресләр алып баручы 12ләп мөгаллим бар, әлеге Коръән бәйгесенә һәрберсе 2 катнашучы алып килә ала. Бүгенге көндә авылларда ярышның беренче этабы бара. Бәйгенең йомгаклау этабына администрация вәкилләре дә, шулай ук Диния нәзарәтеннән дә кунаклар көтелә», - дип билгеләп үтте имам-мөхтәсиб.
Чыганак: "Думрт.ру"