Владимир Путин Минтимер Шәймиевкә Столыпин медален тапшырды

Россия Премьер-министры Татарстан Дәүләт Киңәшчесенең республика үсешенә керткән зур өлешен билгеләп үтте. Кичә Россия Премьер-министры Владимир Путин Чаллыга рәсми

БӘЙЛЕ
2012 Фев 16

Россия Премьер-министры Татарстан Дәүләт Киңәшчесенең республика үсешенә керткән зур өлешен билгеләп үтте.

Кичә Россия Премьер-министры Владимир Путин Чаллыга рәсми сәфәре кысаларында, Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашты һәм аңа РФ Хөкүмәте бүләген — Столыпин медален тапшырды.

«Сез Татарстан Президенты булган чорда төп тармаклар буенча республиканы үстерү юнәлешендә зур эш башкардыгыз. Казан яхшы якка үзгәрде», — дип ассызыклады РФ Хөкүмәте башлыгы һәм Шәймиевкә аның эшен дәвам иттерүче Рөстәм Миңнеханов өчен рәхмәт белдерде. «Безгә аның белән эшләве җиңел», — диде Россия Премьер-министры.

Минтимер Шәймиев, үз чиратында, республикада эшләнгән күп нәрсәнең Владимир Путин ярдәмендә башкарылуын әйтте.

Белешмә өчен. П.А.Столыпин медале илнең социаль-икътисади үсешендәге стратегик бурычларны хәл итүгә, шул исәптән халык хуҗалыгының сәнәгать, авыл хуҗалыгы, төзелеш, транспорт, фән, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм башка өлкәләрендәге озак вакытка исәпләнгән проектларны гамәлгә ашыруга зур өлеш кертүчеләргә тапшырыла дип хәбәр итте "Татар-информ".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе