Муса Мостафа улы Җәлил 1906 елның 15 (2) февралендә Оренбург өлкәсенең Мостафа авылында туа. Ул Оренбургның «Хөсәения» мөселманнар мәдрәсәсендә белем ала.
1919 елда Муса Җәлил комсомол сафлары баса, 1925 елда аның «Без барабыз» дигән тәүге шигырьләр җыентыгы басылып чыга.
Җәлил 1927 елда Мәскәүдә яши башлый. Тагын ике елдан «Иптәшләр» дигән икенче җыентыгы дөнья күрә.
Муса Җәлил МДУның әдәбият факультетында укый. Аны тәмамлагач, 1931 елда татар балалары журналында мөхәррир вазифасын үти, Мәскәүдә татар телендә чыга торган «Коммунист» газетасының әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире була. 1934 елда аның ике шигырьләр җыентыгы нәшер ителә.
1935 елда Муса Җәлил Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе каршында оештырылган татар студиясенең әдәбият бүлеге белән җитәкчелек итә.
1938 елда Казан опера театры ачыла һәм Муса Җәлил бу театр өчен «Алтынчәч», «Балык тотучы кыз» либреттоларын яза.
1939 елда Җәлил Татарстан Язучылар берлеге идарәсен җитәкли. Бөек Ватан сугышы башлану белән шагыйрь фронтка китә, 1942 елда әсирлеккә эләгә. Төрмәдә вакытта да Муса Җәлил фашистларга каршы көрәшне туктатмый, үзе әйтмешли, палач балтасы астында да ялкынлы шигырьләр язуын дәвам итә. Бу җыентыгын төрмәдә бергә камерада утыручы иптәшләре алып чыга һәм аның «Моабит дәфтәре» 1957 елда Ленин бүләгенә лаек була.
Немецларга каршы яшерен оешма төзүдә гаепләнгән шагыйрьне фашистлар 1944 елның 25 августында җәзалап үтерәләр.
Бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең намуслы исемен халкыбызга кайтаруда зур тырышлык күрсәткән әдипләребез Гази Кашшаф белән Рафаэль Мостафинга Аллаһының рәхмәтләре яусын, урыннары җәннәтнең түрендә булсын!