Әлеге проект Пәйгамбәребез туган айны зурлау максатыннан, Россия Ислам университеты, Күвәйтнең Вакфлар һәм диннәр эшләре министрлыгы белән берлектә оештырылган.
«Татарстан — Яңа Гасыр» каналында «Хәерле иртә» тапшыруы кысаларында, «Сөекле Пәйгамбәребез» проекты тормышка ашырыла башлады. Ул 25 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге проект Пәйгамбәребез туган айны — Мәүлидне зурлау максатыннан, Россия Ислам университеты, Күвәйтнең Вакфлар һәм диннәр эшләре министрлыгы белән берлектә оештырылган.
«Сөекле Пәйгамбәребез» проектында Мөхәммәд (с.г.в.) турында вәгазьләр, аның тормышыннан хикәятләр, шулай ук Пәйгамбәрнең туган көненә багышланган чаралардан сюжетлар, танылган мөнәҗәтчеләр белән очрашулар булачак.
Тапшыру кысаларында, Мөхәммәд (с.г.в.)нең тормышын белүгә нигезләнгән викторина үткәрү дә көтелә, дип хәбәр итә РИУ матбугат хезмәте.
Чыганак: "Татар-информ"