Бүгенге «Рубин» — «Олимпиакос» уенын кичектермәскә дигән карар кабул ителгән.
Исегезгә төшерәбез: моннан алда баш хөкемдар, әгәр Россия башкаласында көндезге температура -15 градустан артса, уенны башка көнгә күчерү ихтималы булуы турында әйткән иде.
Хәзерге вакытта Казаннан килгән җанатарларга Мәскәүнең «Лужники» стадионында үз урыннарын алырга тәкъдим иткәннәр. Уен 15.00 дә башлана дип хәбәр итте «Татар-информ».