2012 елның 12 февралендә Казан Ислам көллиятендә ТҖ МДН шахмат һәм шашка уеннары буенча мөселман яшьләре арасында шәһәр ярышлары үткәрде.
Ярышларда «Мәрҗани», «Өметлеләр», «Солтан», «Рамазан», «Әҗем», «Ал», «Әниләр», «Фәрхәд», «Хөзәйфә», «Борнай», «Ризван», «Гадел» мәчетләре, КИК, РИУ, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә командалары катнашты.
Шахмат буенча 1 нче урын — «Мәрҗани» мәчетенә, 2 нче урын — РИУга, 3 нче урын Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәгә бирелде.
Шашкалар буенча 1 нче урынга — КИК, 2 нче урынга — РИУ, 3 нче урынга «Ал» мәчете лаек дип табылды.
Җиңүчеләргә дипломнар, медаль һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды дип хәбәр итте "Думрт.ру.