2012 елның беренче рәсми уенын казанлылар Мәскәүдә үткәрә.
Бүген 15.00 дә Мәскәүнең «Лужники» стадионында Казанның «Рубин» футбол командасы Европаның УЕФА Лигасының 1/16 уены кысаларында, Грециянең «Олимпиакос» спортчылары белән очраша.
Шунысы кызык: «Рубин»ның Греция вәкилләре белән элекке барлык 4 уены да уртак нәтиҗәгә тәмамланган иде.
Мәскәүдәге бу уен Милорад Мазич җитәкчелегендәге Сербия арбитрлары бригадасы хөкемендә булачак.
Тик шунысын да онытырга ярамый: бүгенге уен үткәрелмәскә дә мөмкин. Россия башкаласында бүгенге һава торышы тагын да салкынаеп китеп, температура — 15 тән артса, баш хөкемдарның уенны икенче көнгә күчерүе дә ихтимал.