Юл-транспорт һәлакәте вакытында Ставрополье мөфтие урынбасары Корман хәзрәт Исмәгыйлевнең автомобилендә газ шартлаган, дип раслаган Төньяк Кавказ мөселманнары координацион үзәге рәисе Исмәгыйль хаҗи Бердиев.
«Ставрополье мөфтие урынбасары Корман хәзрәт Исмәгыйлевнең автомобиле газ белән җиһазландырылган булган, юл-транспорт һәлакәте вакытында шул шартлаган»,-дигән И. Бердиев. Ставропольеның хокук саклау органы вәкиле дә дин әһеле автомобиле газ шартлау нәтиҗәсендә җимерелгән дип раслаган.
Ставрополье мөфтие Мөхәммәд хәзрәт Рәхимов К. Исмәгыйлевнең юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә үлүе турында әйтте, дип хәбәр итте IslamNews агентлыгы хәбәрчесе.
Чыганак: «Яндекс.ру»