«Сөләйман» мәчетендә хәйрия мәҗлесе үткәрелде

Җомга намазыннан соң, Казандагы «Сөләйман» мәчетендә Мәүлет аена багышланган хәйрия мәҗлесе уздырылды. Әлеге чарада Тернәкләндерү үзәгендәге

БӘЙЛЕ
2012 Фев 13

Җомга намазыннан соң, Казандагы «Сөләйман» мәчетендә Мәүлет аена багышланган хәйрия мәҗлесе уздырылды. Әлеге чарада Тернәкләндерү үзәгендәге айлык курсларга белем алырга килгән күзләре күрмәүче шәкертләр, тәртипләрендә тайпылыш булган балалар, шулай ук мәхәллә халкы катнашты.

Аш мәҗлесе вакытында сөекле Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) тормышы турында сөйләделәр, мөнәҗәтләр көйләделәр, Пәйгамбәребезнең рухына багышлап дога кылдылар, салаватлар әйттеләр.

Мәүлет аена багышланган мондый чаралар үткәрү «Сөләйман» мәчетендә күркәм бер йолага әйләнде. Биредә шулай ук күзләре күрмәүче хатын-кызларга да Пәйгамбәребезнең тормышына (сира), дини эшчәнлегенә багышланган дәресләр, башка төрле программалар да әзерләнгән.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе