2012 елның 15 февралендә ТҖ МДН бинасында «Алтын урта» мөселман яшьләре җәмгыятенең чираттагы җыелышы үтәчәк. Очрашуның кунагы — Татарстанның үзәк төбәге (Казан) казые, «Шамил» мәчетенең имам–хатыйбы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов. Очрашу әңгәмә рәвешендә узачак. Кунаклар шулай ук вәгазь тыңлый һәм үзләрен борчыган сорауларын казыйга бирә алачак. Башлану вакыты: 18:00.
Чыганак: "Думрт.ру"