16 февральдә Казанның "Апанай" мәчетендә Мәүлидкә багышланган кичә узачак. Мәчеткә Татарстан башкаласының Киров районында урнашкан «Казан нуры» балалар сәнгать үзәгеннән кунаклар киләчәк. Әлеге үзәктә шөгыльләнүче балалар мөнәҗәтләр һәм нәшидләр башкаруга нигезләнгән махсус программа белән чыгыш ясаячак.
Башлану вакыты: 14.00. Катнашырга теләгән һәр кеше "Апанай" мәчетенә килә ала дип хәбәр итте "Думрт.ру".