Архитектор Рәшит Әхмәтхановның Петербургтагы иҗат җимеше салкыннар нәтиҗәсендә зыян күргән. Приморье районындагы мәчет манарасының 3 метрлы ярымае авышкан һәм тиздән егылып төшүе дә ихтимал.
Piter.tv хәбәрчесе ачыклаганча, манараның конструкциясенә су кергән. Салкыннар башлану белән андагы торба шартлаган. Хәзерге вакытта манара конструкциясе альпинист тросслары ярдәмендә ныгытыла. Әмма бу эшнең кайчан төгәлләнәсе әлегә билгеле түгел.
Исегезгә төшерәбез: танылган архитектор Рәшит Әхмәтханов проекты буенча төзелгән мәчетнең биеклеге — 23 метр, манараның биеклеге — 9 метр. Ул 1000 кешегә исәпләп салынган.