Мәскәү шәһәр башлыгы Сергей Собянин 9 февраль көнне Мәскәү мөфтияте рәисе, Русия мөселманнарының Үзәк Диния назәрәте рәисенең беренче урынбасары Әлбир Крганов белән очрашуда Мәскәү мөселманнары проблемалары һәм башкалада яшәү белән бәйле башка мәсьәләләр каралды.
Сөйләшүдә төп тема Мәскәүдә мәчетләр төзелеше булды. Шәһәрдә тагын бер зур мәчет төзү кирәклеге турында әйтелде. Мөселманнар өчен гыйбадәт урыннарының җитәрлек булуы башкаланың тыныч һәм тотрыклы үсешенә нигез салачак, диде Крганов.
Мөфти Собянинга «Сокольники» мәдәният үзәгендә зур мөселман бәйрәмнәрен үткәрү мөмкинлеге өчен рәхмәт әйтте.
Чыганак: "азатлык.орг"