«Башкортстан татарлары» берлеге март аенда үтәчәк корылтайга әзерлек алып бара.
«Башкортстан татарлары» берлеге март аенда үтәчәк корылтайга әзерлек алып бара. Элегрәк хәбәр ителүенчә, март аенда республика татарларының 3нче корылтае үтәчәк. Әле районнарда бу корылтайга делегатлар сайлау өчен конференцияләр уза башлады.
Чираттагы конференция 11 февраль көнне Балтач районында үтәчәк. Анда узган елгы эшләргә йомгак ясала һәм март аенда үзачак корылтайга делегатлар сайланачак. Балтач районында татар милли оешмалары шактый җанлы эшчәнлек алып бара. Алар төрле мәдәни чараларны оештыруда да башлап йөри. Шулай да әле туган телне саклау һәм үстерү, мәгариф мәсьәләләрен хәл итүдә эшлисе эшләр байтак. Шулар хакында да иртәгә үтәчәк җыенда сүз була.
Ә 12 февраль көнне «Башкортстан татарлары» берлегенә керүче оешмалар вәкилләре Уфада җыела. Алар үз җыелышларын үткәрә торган бина янында урам җыены оештыра. Биредә берничә ел элек республиканың элекке җитәкчеләре тарафыннан хөсетлек кылынды — татар гимназиясе өчен төзелүче бина җимертелде. Шул бина урынында урам җыены үтәчәк. Анда татар гимназиясен яңадан төзү мәсьәләсе тикшереләчәк һәм республика татарлары корылтаена әзерлек барышы буенча фикер алышу була дип хәбәр итте "Татар-информ".