Дунайның калын боз астында калуы сәбәпле, Европаның берничә иле аша аккан бу елгада көймәләр йөреше туктатылды.
2860 чакрымга сузылган Дунай елгасы тугыз ил аша үтә. Бүгеннән башлап Австриядән алып Кара диңгезгә кадәр көймәләр йөри алмый. Сербиядә көймәләр 600 чакрымга сузылды, Романиядә бозда туктаган көймәләрнең чираты 100 чакрым, дип хәбәр ителә.
Бу ике ил дә ягулыкны Дунайдагы су электр станцияләреннән ала. Хорватиядә көймәләр йөреше кичә туктатылды, анда көймәләр чираты 137 чакрымга сузылды дип хәбәр итте "Азатлык.орг".