Балык тотарга барганда кайсы урында һәм кайчан балык чиртәсен беркем дә төгәл генә белми. Фәндә дә бу хәл нәкъ шулай. Аның җәмгыятькә кайчан зур файда китерәчәген белеп булмый, әмма фәндә алга китеш сизелә, дип саный Русиядә Фән көне уңаеннан җыелган Татарстан галимнәре.
Фәннең төрле тармакларында эшләүче галимнәр соңгы елларда Татарстанда үз тармакларының алга китүен белдерәләр. Әйтик, Тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов соңгы елларда бигрәк тә тарих фәненең алга китүен әйтә.
Рафаил Хәкимов: "Фәндә ирек хөкем сөрә»
«Безнең институтта эшли торган археологлар, мәгариф, этнология бүлеге булсын — бөтенесе дә алга китте. Яңа максатлар, яңа карашлар барлыкка килде. Бездә бит хәзер иреклек. Беркем дә тарихны болай яз, тарихны тегеләй яз дип басым ясамый. Тарих чынбарлыкта ничек булган шуны яза алабыз. Русиядә хәзер бик күп галим безнең тарих белән кызыксына. Бу бик күңелле күренеш», дип белдерде ул.
Рафаил Хәкимов фикеренчә, Татарстанда фәнгә игътибар кимемәгән, тик шулай да бүгенге көндә фәнгә икенче күзлектән чыгып карарга кирәк.
«Татарстан фәнне игътибарсыз калдырды дип мин зарланмас идем. Ләкин хәзер бүтән бурычлар, бүтән максатлар бар. Күбрәк фәннең халыкка нәрсә бирүенә карарга кирәк. Болай фән, фән дип кенә йөрмәскә кирәк», дип белдерде Рафаил Хәкимов сорауларны җаваплап.
Ә менә икенче бер фән тармагы галиме, Казан дәүләт медицина академиясе профессоры Марс Михайлов фикеренчә, быел Татарстанда медицина буенча күп кенә ачышлар ясалган.
Марс Михайлов: "Йөрәк күчерү — фәннең алга китеше нәтиҗәсе»
«Быел Татарстанда беренче тапкыр йөрәк һәм бавырны күчереп утырту операциясе ясадык. Фәндә алга китеш булмаса, мондый уңышларга ирешеп булмас иде бит. Әлбәттә, Казан шартларында эшләнгән эшләрне генә әйтәм.
Тиздән менә медицинада кулланыла торган атом үзәге ачылырга тиеш. Шушы үзәк ачылган вакытта онкология авыруларының кайсы урыннарында метастазлар булуын алдан белергә мөмкин булачак. Мин моны бик зур фәнни ачышка кертәм», - дип белдерде Марс Михайлов.
Татарстан фәннәр академиясендә үткән чарада Татарстандагы фәннең торышына кагылышлы күп кенә чыгышлар яңгырады. Дәүләтнең, җәмгыятьнең фәнгә һәм фәннең киресенчә җәмгыять һәм дәүләткә ясаган тәэсирләре тикшерелде. Республикада фән өлкәсендә зур уңышларга ирешкән династияләр турында видеороликлар күрсәтелде.
Ахырда Татарстан фәннәр академиясенә кабул ителгән унлап мөхбир-әгъзага тиешле документлар тапшырылды.
Чыганак: "Азатлык.орг"