Айнур Галимов Петербургка тикшеренергә китте

Яман шеш аркасында инвалид арбасына утырган яшь журналист Айнур Галимов сишәмбе Петербург шәһәренә очты. Анда барырга аңа Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы әһелләре

БӘЙЛЕ
2012 Фев 08

Яман шеш аркасында инвалид арбасына утырган яшь журналист Айнур Галимов сишәмбе Петербург шәһәренә очты. Анда барырга аңа Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы әһелләре киңәш иткән.

7 февраль иртәсендә Айнур Галимов әтисе Рәис белән Казан һава аланыннан Петербург шәһәренә юл алды. Ниятләре — егетнең сәламәтлеген кабаттан тикшертү, яман шешне дәвалау юлларын эзләү.

Петербургтагы Роман Вреден исемендәге травматология һәм ортопедия фәнни-тикшерү институтына барырга аларга Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгы киңәш иткән. Айнурны тикшертү, яман шешне өйрәнү чыгымнарын министрлык үз өстенә алган. Галимовлар бу хәрәкәтләр республика президенты Рөстәм Миңнеханов тәэсирендә эшләнүен әйтә.

Узган айда Айнур Татарстан җитәкчеләреннән ярдәм булмауга зарланганнан соң, Татарстан сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов бу эшне үз карамагына алган иде.

​​«Татарстанның сәламәтлек саклау министрының урынбасары шалтыратты, Арчага мине күрергә Казаннан табиблар килде. Петербур шәһәренә тикшерелергә барырга кирәк дигән тәкъдим булды. Әгәр үз белдегең белән чит илгә чыгып китсәң, бездән ярдәм өмет итмә, дип кисәттеләр», - ди Айнур. Ул исә бу тәкъдимне авыр кабул иткән, кирәкле күләмдә акча җыелып Германиягә барып булмасмы, дип уйлаган.​

«Бер карасаң, үзләренең туганы авырый калса, Петербурга җибәреп тормыйча, шундук чит илгә озатырлар иде. Әгәр ул үзәктә тикшерелгәннән соң дәвалый алмыйбыз дисәләр... Аннан чит илгә китү мәсьәләсе тагын сузылачак, ә минем өчен ничек тизрәк, шулай яхшырак. Германиягә барган хәлдә дә янәдән тикшерелергә кирәк, анда ул күпкә сыйфатлы дип уйлыйм. Баш каткан, министрлыкка ризалык бирдем инде аптырагач», - диде Айнур Галимов сәфәргә чыгар алдыннан.

Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы юлны тәэмин итәбез, табибларның кесәләренә бер тиен дә акча саласы булмаячак дип ышандырган. Ләкин юлны Айнур үзе түләгән.

«Юл чыгымнарын социаль ярдәм идарәсе капларга тиеш иде, тик алар үзләре түләде. Чөнки ике ел элек, инвалидлык алганда Айнур үзе юл акчаларыннан баш тарткан иде. Петербурда тикшерелү үзәгенә икәүләп бардылар, беркем озатып йөрмәде. Айнурның әтисе чыгымнарын үзе каплый. Хастаханәдән ерак түгел кунакханә табып әлегә шунда урнаштылар», - диде Айнурның йөргән кызы Лилия Габдуллина. Ул Казанда калган, ярдәм итәргә теләүчеләр аның аша да акча тапшыра ала.

Пәрәвездәге pomozhem-ajnuru.ru сәхифәсендә Айнурны дәвалау өчен өч миллион өч йөз меңгә якын акча җыелган. Бигрәк тә Яңа елдан соң күп нольле суммалар арткан, мәсәлән Саба районы халкы 60 мең, «ТАИФ-НК» ачык акционерлык җәмгыяте 150 мең, «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды 200 мең сум акча күчергән. Гомумән, кем күпме булдыра алган шуның кадәр ярдәм иткән. Айнур аларга чиксез рәхмәтен җиткерде дип хәбәр итте "Азатлык.орг".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе