Башкортстанда бу елның беренче яртысына газета-журналларга язылу нәтиҗәләре бәян ителде. Федераль почта элемтәсенең Башкортстан бүлеге җитәкчесе Ирек Галимов журналистлар өчен оештырган матбугат очрашуында байтак мәгълүматлар бирде.
Ирек Галимов әйтүенчә, быелгы яртыеллыкка газета-журналларга язылуда административ басым кулланылмауга карамастан, рәсми басмалар үз укучыларын, гомумән алганда, саклап кала алган. Шулай да, кайбер газета һәм журналлар үз абунәчеләренең байтагын югалткан булып чыкты.
«Ә, гомумән алганда, безнең республика матбугат басмалары алдыручылар саны буенча Русиядә беренче урында, икенче урында — Татарстан, — дип белдерде И. Галимов. — Башкортстанда 1 мең кешегә 501 данә басма туры килә. Ил буенча уртача күрсәткеч, нибары — 217 данә генә».
Башкортстан вакытлы матбугат басмалары соңгы елларда, бар илдәгечә үк, кыенлыклар кичерә. Андый авырлыклар татар басмаларын да урап үтми, билгеле. Шулай да Башкортстан татар вакытлы матбугат чаралары бирешмәскә тырыша, үз укучыларын бер чамада тотуга ирешә.
Башкортстандагы популяр татар басмасы — «Өмет» татар яшьләре гәзите узган яртыеллыктагы тиражны 3 мең данәгә узып киткән. 30 меңнән артык укучы язылган аңа. «Тулпар» татар яшьләре журналы да үз санын узган ярты елдагы дәрәҗәдән уздыра алган — 6 мең данәгә җиткән ул. Балалар өчен нәшер ителүче «Әллүки» исемле журналга да 4 меңгә якын абунәче язылган.
Татар телендә чыгучы «Атна» исемле атналык газета һаман да лидерлар рәтендә. 19 меңгә якын укучысын булдырды ул. Әлеге язылу чорында «Кызыл таң» газетасы да үз укучыларын саклап кала алган. Әле бу басмага 17774 кеше язылган. Республикадагы яңа татар басмасы — хатын-кызлар өчен чыга башлаган «Диләфрүз» журналы да үз укучыларын арттыра бара. Аңа почта бүлекләре аша 10 меңнән артык кеше язылган. Шулай ук киосклар һәм таратучылар аша тагын 3 мең данә чамасы журнал сатыла.
Гомумән алганда, Башкортстандагы татар басмалары соңгы еллардагы абунәчеләре санын саклап килә. Әмма бу саннар, миллионнан артык татар яшәгән республика өчен барыбер дә бик аз инде.
Алдагы елларда Башкортстан рәсми газета-журналларының язмышы әлегә бик ачык түгел. Шулай да Башкортстанның элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министры Борис Мелкоедов әйтүенчә, республикадагы бюджет басмалары барыбер ярдәмсез торып калмаячак. Бигрәк тә милли басмалар хөкүмәт ярдәменә өмет тота ала, ди ул.
Чыганак: "Татар-информ"