Мәскәү өлкәсенең Зеленоград шәһәрендә шимбә көнне Мәскәүдә Владимир Путинны яклап оештырылган чарага укытучыларны җыеп алып килмәгән мәгариф үзәге башлыгы Елена Травина эшеннән алынган.
«Новая газета» язуынча, Травинаны урыныннан үз теләге белән китү турында гаризага кул куйдыртканнар.
Травина бу хакта «Новая газета"га үзе хәбәр иткән. Укытучыларны урам җыенына алып баруны видеога төшерергә кирәк булыр, дип әйткән булган Травина.
Узган атнада интернетта дәүләт оешмаларында эшләүчеләрне Путинны яклау җыенына барырга мәҗбүр итәләр, дигән язмалар чыкты. Интернетта шулай ук андый оешмаларның кара исемлеге бар. Җәмәгать пулатында шикаятьләр өчен аерым телефон булдырылган дип хәбәр итте "Азатлык.орг".