Корбан Бердыев XXI гасырның иң оста тренерлары исемлегенә керде

Казанның «Рубин»футбол командасы баш тренеры Корбан Бердыев — Россиядән иң осталар исемлегенә кергән 3 тренерның берседер. Безнең остаз Халыкара футбол тарихы һәм статистикасы федерациясе (IHHFS)

БӘЙЛЕ
2012 Фев 07

Казанның «Рубин»футбол командасы баш тренеры Корбан Бердыев — Россиядән иң осталар исемлегенә кергән 3 тренерның берседер. Безнең остаз Халыкара футбол тарихы һәм статистикасы федерациясе (IHHFS) фаразлавы буенча 119 нчы урынны алды.

Россиядәге иң яхшы белгечләр булып, Мәскәү ЦСКАсы тренеры Валерий Газзаев, Корбан Бердыев, «Спартак» командасы баш тренеры Олег Романцев танылды.

Рейтингта алгы урыннарны Алекс Фергюсон («Манчестер Юнайтед»), Арсен Венгер («Арсенал»), Жозе Моуриньо («Реал», Мадрид) алды.

Рейтингта тренерларның 2001 — 2011 елларда ирешкән уңышлары исәпкә алынган.

Шунысы кызык: рейтингта Россия җыелма командасының элекке баш тренеры голландияле Гус Хидинк — 5 нче, хәзерге тренер Дик Адвокат 39 нчы урынны биләп тора.

Чыганак: «Татар-информ»


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе