Марбель Кубогы кысаларында, Казанның «Рубин» футбол командасы Польшаның Познань каласындагы «Лех» спортчыларын 3 : 1 исәбенә бирелдереп, финалга чыкты. Финалда якташларыбыз Киевның «Динамо»сы белән 9 февральдә очрашачак.
Исәпне беренче таймның 12 нче минутында «Рубин» футболчысы Мартинс ачты, аннары көндәшләр җавап тубы кертте. Шул ук Мартинсның тырышлыгы нәтиҗәсендә, 29 нчы минутта казанлылар тәнәфескә кадәр ук алга чыкты.
Икенче таймда судья Мартинсны да, Роман Шароновны да кырдан куды. Тик аларның урынын башка уенчылар алды. Мартинс урынына — Рязанцев, Шаронов өчен Боккетти уйнады. 66 нчы минутта А. Рязанцевның биргән тубын В. Оразсәхидов зур осталык белән көндәшләре капкасына кертүгә иреште.