Февраль аенда Казан Ислам көллиятендә, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан Югары мөселман мәдрәсәсендә, «Мөхәммәдия»дә һәм Россия Ислам институтында ачык дәресләр үтәчәк. Беренче ачык дәрес 7 февральдә Казан ислам көллиятендә булыр дип көтелә. Гакыйдә фәне буенча узачак әлеге дәрес сәгать 11.30да башлана. Дәресне ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең нәшрият бүлеге мөдире Камил хәзрәт Сәмигуллин алып барачак дип хәбәр итте "Думрт.ру".