Мисырда футбол җанатарлары бәрелешеннән соң өч көнлек матәм игълан ителде

Мисырның Порт Сәет шәһәрендә футбол җанатарлары бәрелешендә 74 кеше һәлак булганнан соң, илдә өч көнлек матәм башланды. Мисырда әле дә хакимиятне

БӘЙЛЕ
2012 Фев 03

Мисырның Порт Сәет шәһәрендә футбол җанатарлары бәрелешендә 74 кеше һәлак булганнан соң, илдә өч көнлек матәм башланды.

Мисырда әле дә хакимиятне үз кулында тотучы югары хәрби шура Порт Сәеттә көндәш футбол җанатарлары арасындагы бәрелештә кимендә 74 кеше һәлак булганнан соң илдә өч көнлек матәм игълан итте.

Чәршәмбе көнне булган бу бәрелеш Мисыр тарихында җанатарларның иң канлы бәрелеше. Дөньяда исә шуңа охшаш куркыныч хәл соңгы тапкыр 1996 елда Гуатемала шәһәрендә булган иде. Ул чакта анда җанатарлар арасындагы бәрелеш нәтиҗәсендә 84 кешенең гомере өзелде.

Дөнья футбол идарәсе ФИФА башлыгы Сепп Блэттер Мисырдагы кан коюны «футболның кара көне» дип атап тетрәнү һәм кайгы белдерде.

Бәрелеш Порт Сәетнең әл-Масри һәм Каһирәнең әл-Аһли такымнары арасында Мисыр лигасы уеныннан соң башланды. Җанатарлар футбол кырына йөгереп чыгып бәрелешләр, этеш-төртеш һәм таптаулар башланды.

​​Мисыр эчке эшләр министрлыгы 74 кешенең, шул исәптән бер полиция хезмәткәренең үлемен раслады. 248 кеше, шул исәптән 14 полиция хезмәткәре яраланган, 47 кеше кулга алынган.

Әл-Аһли җанатары Ислам Фәтхи бәрелеш вакытында кайбер кешеләрнең югалуына борчылу белдерде.

«Ни әйтергә дә белмим инде. Минем туганнан туганым анда һәм мин аның белән бәйләнешкә керә алмыйм. Кичерешләремне сүз белән аңлатып булмый. Миңа бары тик аның исән булуын раслау гына кирәк. Аларны алып кайтырга хәрби көчләр җибәрелгән диләр. Әмма, бер дустым аларның Каһирәгә поезд белән кайтырга юлга чыкканын һәм бик куркуын әйтте», ди Фәтхи.

Хәбәрләргә караганда, Порт Сәеттәге бу бәрелешнең бер ел элек Хөсни Мөбәрәкне хакимияттән төшергән сәяси чуалышларга катнашы юк.

Каһирә тимер юл вокзалында Порт Сәеттән яралыларны алып кайтуны көтәләр. ​​Сәяси күзәтүчеләр исә бу хәл полициянең иминлек тәэмин итә алмавын күрсәтә ди. Бәрелеш вакытында шунда булган йөзләрчә полиция хезмәткәре үтерешне туктату өчен берни дә эшләмәгән диелә. Кайберәүләр инде полициягә һәм хәрби шурага бәрелешне туктатмаган өчен гаепләү белдерде.

Порт Сәеттә булган бу хәлдән соң, апрель аенда Каһирәдә Африка беренчелеге лигасы уенында булган вакыйга искә алынды. Анда да меңнәрчә җанатар футбол кырына бәреп чыкты, полиция аларны туктата алмады дип хәбәр итте "Азатлык.орг".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе