Күңел күзе белән карадылар

Кайберәүләргә күзе күрмәгән кешеләр спектакль карады дисәң, алар моңа гаҗәпләнеп тә куярлар. Андыйлар хәтта: «Мөмкин түгел мондый

БӘЙЛЕ
2012 Фев 02

Кайберәүләргә күзе күрмәгән кешеләр спектакль карады дисәң, алар моңа гаҗәпләнеп тә куярлар. Андыйлар хәтта: «Мөмкин түгел мондый хәл!»-дип бәхәсләшмәкче дә булырлар. Тик хак сүзләр бу.

Казандагы «Сөләйман» мәчетенә дин сабаклары өйрәнергә дип килгән сукыр мөслимәләр кичә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына барып, анда Фатих Хөсни әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Йөзек кашы» спектаклен карадылар.

2 бүлектән торучы драманың нигезендә Айдар (бу рольне Алмаз Сабирҗанов башкарды) белән Вәсиләнең (Гөлчәчәк Гайфетдинова) мәхәббәт тарихы ята. Алар яшьтән үк бер-берсенә гашыйк була. Тик кавышырга гына язмаган икән. Аларның бәхетенә өченче кеше — Айдарның балачак дусты Госман (Алмаз Гәрәев) аяк чала. Инде зур булып, Айдар Вәсиләне урлап киткән вакытта Госман сиздермичә генә Вәсиләнең бармагындагы йөзеген салдырып ала. Баксаң, ул үзе дә Вәсиләгә гашыйк булып йөргән икән. Аннары ул моны кайчандыр ат чабышы вакытында Айдар аның йөзенә камчы белән сукканы өчен дә үч алу ниятеннән эшли. Ул Айдарның кызу канлы, дуамал икәнлеген яхшы белә, шуңа күрә дә үзенең уңышка ирешәчәгенә ышана. Чынлап та, Айдар Госманның гайбәтенә ышанып, никах көнендә кыз яныннан китеп бара.

Сугыш Айдарны кабаттан яшьлек дусты белән очраштыра. Алар бергәләп разведкага баралар. Шунда Госман теге вакыттагы серне ача: аңа йөзекне Вәсилә бирмәгән, ул үзе салдырып алган. Менә аларны дошман камап ала. Госман шунда кулларын күтәрә, Айдарга да шулай эшләргә кушып ялвара. Тик Айдар сатлыкҗан түгел. Ул граната ыргытып, үзләрен дә, дошманны да юкка чыгара.

Айдар үзенең язмышы турында көндәлек алып барган икән. Шул көндәлек Вәсиләнең кулына барып керә. Менә шунда Фатих Хөсни язган әсәр белән Илгиз Зәйниев сценариясе арасында бераз аерма сизелә. Язучы әсәрендә әлеге көндәлекне Вәсилә каләм иясенә тапшыра, спектакльдә исә көндәлек Вәсилә кулында кала. Бу бәлки укучыны хаталандырмау өчен шулай эшләнгәндер. Ни генә булмасын, спектакль уңышлы чыккан. Артистлар да үз рольләрен оста башкара. Бу хакта күзләре күрмәүчеләр дә, Тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова да, мөгаллимә Роза апа Мортазина да әйтеп, бик канәгать калуларын белдерделәр. Сукырлар спектакльне күңел күзе аша кичереп утырганнар. «Бик моңсу хикәя бу. Ахыры бәхетле бетсә, яхшырак булыр иде»,-диде Зәкия апа.

Мәликә ханым исә: «Сөләйман» мәчетендә курслар булган саен театр җитәкчелеге безгә хәйрия йөзеннән билетлар бирә. Аллаһының рәхмәтләре яусын театрның директоры Шамил әфәнде Закировка, баш режиссёр Фәрит Бикчәнтәевкә, башкаларга. Без күзләре күрмәүчеләр белән бергәләп, аларның эшләре уңышлы баруны теләп дога кылабыз. Озын гомерле булсыннар, сау-сәламәт яшәсеннәр»,-диде.

Мәликә ханымның әйтүенчә, аларны киләсе атнада Кәрим Тинчурин исемендәге театр әһелләре үзләренә кунакка чакырган.

Хатыйп ГӘРӘЙ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе