Казандагы «Сөләйман» мәчетендә — Мәүлет ае чаралары

Мәүлет ае (Рабигүл-әүвәл) җитү белән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с. г. в.) багышланган чаралар үткәрү күркәм бер

БӘЙЛЕ
2012 Фев 01

Мәүлет ае (Рабигүл-әүвәл) җитү белән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с. г. в.) багышланган чаралар үткәрү күркәм бер гореф-гадәткә әйләнде.

Бу айда Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тормышы, дини эшчәнлеге турында лекцияләр укыла, викториналар, хәйрия ашлары үткәрелә. Болардан тыш, күзләре күрмәүчеләр өчен оештырылган айлык курсларда белем алучы шәкертләргә көн саен Мөхәммәд Пәйгамбәр хакында вәгазь сөйләнә.

Тәртипләрендә тайпылыш булган балаларның махсус мәктәбендә Пәйгамбәрнең тормышы (сира), аңа салават әйтү хакында көн саен дәресләр үткәрелә, мөнәҗәтләр өйрәтелә. Җомга көннәрендә исә Пәйгамбәребезнең туган көненә багышлап хәйрия ашлары уздырыла, Мөхәммәд турында вәгазь сөйләнелә, Коръән укыла. Аларда мәхәллә халкы, күзләре күрмәүче шәкертләр һәм махсус мәктәп балалары катнашыр, дип көтелә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе