Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов фәрманы нигезендә, Ульян өлкәсендә милләтебезнең гореф-гадәтләрен саклап калуга, мәдәниятен үстерүгә, ислам динен Идел буе мөселманнары арасында таратуга керткән өлеше өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан Эдуард хаҗи Әнвәр улы Ганиев «Халкыбызга хезмәте өчен» медале белән бүләкләнде дип хәбәр итте "Думрт.ру".