Иске Татар бистәсендәге агач корылмаларны яз башында торгызырга җыеналар.
Кичә Казанның Иске Татар бистәсен караганда шәһәр мэры Илсур Метшин каланың бу өлешендә аның мохитен саклап калырга кирәк дигән фикер әйтте.
Илсур Метшин Татарстан урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев һәм «Иске шәһәр» префекты Линар Закиров, Казан мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин белән Каюм Насыйри урамындагы агач йортларның торышына бәя бирде. Иске Татар бистәсен йөреп чыгу аларга, беренче чиратта, кайсы тарихи биналарны торгызырга икәнлеген ачыкларга мөмкинлек биргән.
Каюм Насыйри урамы — бистәнең мәдәни һәм тарихи һәйкәлләре сакланып калган үзәк өлеше. Ул республика күләмендә әһәмияткә ия. Болар — XIX гасыр архитектурасы һәйкәле булган Исәнбаевлар йорты (Каюм Насыйри ур., 33 нче йорт) һәм «Апанай» мәчете янәшәсендәге тарихи торак корылмалар (К. Насыйри ур., 31 нче йорт), шулай ук татар галиме вә мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗани яшәгән өй (К. Насыйри ур., 10 нчы йорт).
Каюм Насыйри урамында юкка чыккан тарихи корылмаларның икесе (24 һәм 26 нчы йортлар) «Әл-Мәрҗани» җәмигъ мәчете биләмәсенә кергән булган. Казанның имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин мэрга бу биналар урынына хаҗга баручыларны бергә туплау үзәге һәм кунакханә төзүнең максатка ярашлы булуы турында сөйләде. Илсур Метшин ассызыклаганча, биредә иң мөһиме — Иске Татар бистәсе рухын һәм мохитен саклап калу. «Бәлки теге яки бу иске бинаның төгәл күчерелмәсе килеп тә чыкмас, ләкин югалган архитектураны торгызу зарури»,-дип шәрехләде мэр Казан имам-мөхтәсибенең тәкъдимен.
Агачтан эшләнгән флигельле Муллин йорты (К. Насыйри ур., 11 нче йорт) шулай ук «Әл-Мәрҗани» мәчете биләмәсенә керә. Ул «Мирас-Наследие» дигән республика программасы кысаларында, беренче чиратта торгызылачак.
Илсур Метшин Каюм Насыйри урамындагы 12 нче йортка игътибар итәргә киңәш бирде. Аны торгызганнан соң, эчендә күп кенә эшләр башкарырга мөмкин булачак. Хәзерге вакытта XIX гасырның икенче яртысында төзелгән бу йортта яшәүчеләрне башка урыннарга күчерәләр.
«Иске шәһәр — Старый город» префектурасы башлыгы Линар Закировның сөйләвенчә, Насыйри, Тукай, Нариман һәм Париж Коммунасы урамнарындагы борынгы йортлар сакланып калган фотографияләр нигезендә элекке хәленә кайтарылачак. Кызганыч, бүгенге көндә аларның күбесе юкка чыгарылган. «Без бу эшне Казан мэриясе, префектура һәм Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы белән бергәләп башкарачакбыз»,-дип тә өстәде префект.
Хәзерге вакытта барлык корылмалар буенча әзерлек, кирәкле документларны җыю эшләре алып барыла. Агач йортларны торгызу гамәленә яз башында керешәчәкләр дип хәбәр итә Казан шәһәре Думасы аппаратының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтәләр бүлеге матбугат хезмәте.