«Рубин»ның Попечительләр советы баш тренер Корбан Бердыевның отставкага китү турындагы гаризасын канәгатьләндермәде.
«Рубин»ның Попечительләр советы баш тренер Корбан Бердыевның отставкага китү турындагы гаризасын канәгатьләндермәгән. «Чемпионат.com»сайты яңарак кына хәбәр иткәнчә, утырышта баш остазның отставкасын кабул итмәү турында карар кабул ителгән. «Рубин»ны дистә еллар дәвамында җитәкләп, аны Премьер-лиганың төп-клублары сафына чыгарган Корбан Бердыев, шул рәвешле, Татарстан башкаласында эшен дәвам итәчәк.
Бердыевның баш тренер постын калдырырга җыенуы хакындагы хәбәр массакүләм мәгълүмат чараларында кичә таралган иде. Остазның бу хактагы карарын клубның яңа җитәкчелеге белән уртак тел тапмау белән бәйләп аңлаттылар дип хәбәр итте "Татар-информ".