Мәүлет ае чаралары кысаларында, Тукай районы мөхтәсибәте мәктәп укучылары арасында Пәйгамбәребезгә (с. г. в.) багышланган инша бәйгесе игълан иткән. Конкурс бер ай дәвамында, төгәлрәк әйткәндә, 25 гыйнвардан алып 25 февральгә кадәр дәвам итәчәк.
«Февраль аенда район имамнары Казандагы Россия Ислам университетына белемнәрен күтәрергә барачаклар. Мөхтәсибәттә имамнар белән беррәттән, хатын-кыз мөгаллимнәргә дә зур игътибар бирелә. Тиздән мәчет каршында укытучы хатын-кыз мөгаллимнәребез Чаллы шәһәрендәге «Ак мәчет»кә бер атналык курсларга барып, гыйлемнәрен үстереп кайтачаклар», - дип хәбәр итте район имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов.
Чыганак: "Думрт.ру"