Тукай музеена да чират җитте

Боратынский, Толстой, Горький, Тукай музейлары һәм Галиев мәчете «Мирас» программасы кысаларында төзекләндереләчәк. «Без уртак тырышлык белән Татарстан мирасын саклау стратегиясен төзибез. «Мирас»

БӘЙЛЕ
2012 Янв 31

Боратынский, Толстой, Горький, Тукай музейлары һәм Галиев мәчете «Мирас» программасы кысаларында төзекләндереләчәк.

«Без уртак тырышлык белән Татарстан мирасын саклау стратегиясен төзибез. «Мирас» программасын килештерүгә җибәрдек. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан бу программа кысаларында 2012 елда һәм киләсе елга төзекләндереләчәк объектлар билгеләнде. Алдагы ике елда өстенлек Казанга бирелә. Аннан соң республика буенча эшләрбез, дип уйлыйм.

Программага нинди объектлар керәчәк соң? Боратынский музее, Толстой музее, Горький музее керде. Тукай музее һәм Галиев мәчете буенча да эшләр тәмамланырга тиеш. Калган объектлар турында әле сөйләшү бара», — дип белдерде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе