1 февральдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге, «Алтын урта» проекты кысаларында, тарих фәннәре докторы, профессор, Россиянең һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Индус Таһиров белән очрашу үтәчәк.
Кичәдә милли һәм дини сәясәт турында сөйләшү булачак. Шулай ук президентлар сайлавы алдыннан Россиядәге вәзгыять, дини партияләрнең киләчәге, федерализм мәсьәләләре турында сораулар күтәреләчәк.
Очрашу Диния нәзарәтенең конференция залында 18.00дә башлана. Керү ирекле дип хәбәр итте "Думрт.ру.