Шотландия Британиядән бәйсез булмакчы

Шотландия хөкүмәте башлыгы Алекс Сэлмонд, Лондонга ошыймы-юкмы, Шотландиянең Британиядән аерылырга җыенуын белдерде. Бәйсезлек мәсьәләсен Шотландия халкы референдумда караячак.

БӘЙЛЕ
2012 Янв 27

Шотландия хөкүмәте башлыгы Алекс Сэлмонд, Лондонга ошыймы-юкмы, Шотландиянең Британиядән аерылырга җыенуын белдерде.

Бәйсезлек мәсьәләсен Шотландия халкы референдумда караячак.

Чәршәмбе шотландлар үзләренең «Тукай көнен», милли шагыйрь Роберт Бернс туган көнне бәйрәм иткәндә Сэлмонд Британия парламентындагы чыгышында аның шигыреннән бер өзек китерде. «Миңа әйтүләренчә, Лордлар пулатында Шотландиянең ни эшли алуын һәм ни эшли алмавын билгеләү үз карамакларында дип исәпләүчеләр бар икән. Күрәсең Бернс язган, бу парламентта элегрәк тә яңгыраган бөек тигезлек гимнын аларның исләренә төшерергә кирәктер», диде Сэлмонд.

Шотланд премьер-министры шулай ук башка бер шотланд язучысының сүзләрен искә алып Шотландияне читлектән очып киткән һәм инде кире кайтарып булмаслык кошка тиңләде.

«1707 елда берлек төзелгәннән соң өч гасыр үткәч, Шотландия халкы бәйсезлек яклы хөкүмәтне сайлады. Бу хөкүмәтне миң җитәклим һәм бу хөкүмәт әлеге килешүне яңадан карарга җыена», диде Сэлмонд.

Шотландия хөкүмәте референдумны 2014 елда үткәрергә тели. Бу вәзгыятьтә килеп туган берничә сорауга кыскача гына җавап биреп үтик.

Референдумны кем һәм нигә үткәрергә тели?

Шотланд милли фиркасе былтыр Шотландиядә үткән сайлауда җиңүгә иреште. Фирка җитәкчесе Алекс Сэлмонд бәйсезлек мәсьәләсен халык хөкеменә чыгару өчен зур мөмкинлеләргә ия булды. Шотландия Британиядә бәйсезлек омтылышы элек-электән иң көчле булган төбәк.

Референдум үткәрү вакыты ни өчен бәхәс уятты?

Шотланд милли фиркасе халык арасында сәяси эшчәнлек алып барып референдумда уңышка ирешерлек шартлар булдыру өчен аны 2014 елда үткәрергә тели. Шотланд милли фиркасе шулай ук референдум игълан итү һәм аның вакытын билгеләү Шотландия парламенты карамагындагы мәсьәлә ди.

Кайбер хәбәрләргә караганда, Шотландия хөкүмәте референдумны 2014 елда үткәреп аны Бэннокберн авылы янындагы җиңүнең 700 еллыгына туры китерергә тели. Ул чакта шотландлар инглиз көчләрен җиңеп бәйсезлекләрен саклап калган.

Британ премьер-министры Дэвид Кэмерон исә автоном Шотландия парламентының референдум игълан итәргә вәкаләте юк дип бара. Шулай да, билгеле сәбәпләр белән Лондон халык фикерен белешүгә риза булуын белдерә, әмма аның мөмкин кадәр тизрәк, иң соң дигәндә елъярымнан үтүен тели. Күрәсең, хәзерге вакытта Шотландия бәйсезлеген яклаучыларның азчылыкта булуын файдаланып калырга тели. Фикер белешүләр бәйсезлек тарафдарларының 38 процент булуын күрсәтә.

Референдумга нинди сорау чыгарылыр?

Тәҗрибәле һәм төпле сәясәтче саналучы Сэлмонд сак эш итеп бәйсезлек мәсьәләсе белән бергә шотланд автономиясе вәкаләтләрен киңәйтү турында сорауны да чыгарырга тели. Лондон исә Британиядән аерылып бәйсез булу турында сорауга «әйе» йә «юк» дип җавап бирүне генә тели.

Хәзер ниләр эшләнәчәк?

Британия хөкүмәте референдумны кайчан үткәрелүе, нинди сорау чыгарылуы һәм анда кемнәрнең тавыш бирә алуын билгеләүче ике айлык хокукый киңәшләшүләр башлап җибәрде. 9 мартта Лондон алга таба ниләр эшләнәчәген игълан итәчәк.

Шотланд милли фиркасе нинди фирка?

Шотланд милли фиркасе 1934 елда Шотландия милли фиркасе белән Шотландия фиркасе кушылу нәтиҗәсендә барлыкка килә. Җитмешенче һәм сиксәненче елларда бу фирка милләтче позициядә тора. Төньяк диңгездә, Шотландия ярлары буенда нефть өчен көрәш Шотландиянең икътисади бәйсезлеге өчен шартлар тудыра. Хәзерге вакытта Британиядә хакимияттә булган Консерватив фиркане узган сайлауда шотландия сайлаучыларының аз өлеше генә хуплады.

Шотланд милли фиркасе хөкүмәте уңышлы эшлиме?

Әйе. Ул, мәсәлән, төрле түләүләрне, шул исәптән, шотланд студентлары өчен югары уку йортларында уку түләүләрен бетерә алды. Элек Британ империясендә булган 53 илне үз эченә алучы Бердәмлек уеннарының 2014 елда Шотландиядәге иң зур шәһәр Глазгода үтәчәгенә иреште дип хәбәр итте "Азатлык.орг".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе