Бүген Татарстан мөфтиятендә Коръән елын уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышы узды.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте 2012 елны Коръән елы дип игълан итте. Ул ТР Президенты игълан иткән Тарихи, мәдәни мирасны саклау елы кысаларында узачак.
Бүген Татарстан мөфтиятендә Коръән елын уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышы узды. Анда мөфти Илдус хәзрәт Фәизов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары — ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты башлыгы Җәүдәт Салихов, ТР Президентының Дини берләшмәләр белән бәйләнешләр идарәсе башлыгы Марат Гатин, ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мәзһаров, министрлык-ведомстволар җитәкчеләре, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.
Илдус хәзрәт Фәизов 2012 елның, 2012 елда беренче басма Коръән басылганга 225 ел тулу уңаеннан, ислам диненә игътибарны юнәлтү өчен, Коръән елы дип игълан ителүен хәбәр итте. Бу Россиядә һәм республикада дини һәм җәмгыятьтәге тотрыклылыкны булдыру өчен уздырыла торган чара булып тора.
ТР Президентының Дини берләшмәләр белән бәйләнешләр идарәсе башлыгы Марат Гатин сүзләренә караганда, бу елны Коръән елы дип игълан итү халыкта зур кызыксыну уяткан. «Безгә аның нинди чара, нәрсә белән бәйле булуы турында сорап, бик күп кеше мөрәҗәгать итте. Төрле чаралар уздыра калганда, эшкуарлар ярдәм кулы сузарга тәкъдим итте. Бергә-бергә бу эшкә тотынсак, әлбәттә, үзебезнең мирасыбызны ныгытуда, динебезне дөрес юнәлешкә җибәрүдә бик зур файда китерер», — диде идарә башлыгы.
Мөфтиятнең уку бүлеге мөдире Вәлиулла хәзрәт Якупов хәбәр иткәнчә, динебезнең нигезендә Аллахы Тәгаләнең сүзе — Коръән Кәрим ятуын барыбыз да яхшы беләбез. «Коръәндә бәян ителгән илаһи тәгълимат һәм кыйммәтләр халкыбызның рухи мәдәнияты нигезендә, татарның фикерләү культурасының уртасында ята дип әйтергә хокукыбыз бар», — диде хәзрәт.
2012 елда беренче басма Коръән басылганга да 225 ел тулу уңаеннан, В. Якупов: «Өммәт күләмендә нәкъ менә татарлар тарафыннан беренче басма Коръән нәшер ителү очраклы түгел. Чөнки безнең халык — менталитет, тәрбия буенча мөселманнар булып, шул ук вакытта техника, технология яңалыкларына ачык халык. Алар тырышлыгы белән бөтен дөньяда беренче тапкыр басма Коръән безнең илдә нәшер ителә дә инде. 1787 елда Санкт Петербургта күп мөселманнарның сораулары буенча әлеге изге китап җыелма хәрефләр белән бастырыла. Хәрефләрнең рәсемнәрен муллабыз Госман Исмәгыйль хәзрәт сурәтли», — дип белдерде. Унсигезенче гасырда ул тагын берничә тапкыр басылып чыга.
1799 елда император Павел I Казанга гарәп хәрефләре белән типография ачарга рөхсәт бирә. 1801 елда яңа типографиядә Коръән нәшер ителә. «1803 елдан Казанда меңләгән тиражлар белән Коръән бастырыла башлый. Ул чит илләргә дә сатыла. Казан басмасы исемле феномен калыплана. Безнең Коръән бөтен басма Коръәннәр өчен үрнәк булып китә. Төркиядә, Мисырда, Һиндстанда Коръәнне бастыру эшенә алынганда, нәкъ менә безнең калыпны үрнәк итеп алалар. Әнәс Халидов мәгълүматларына караганда, 1917 елгы инкыйлабка кадәр бездә Коръән 172 тапкыр бастырыла, 191 тапкыр «Һәфтияк» рәвешендә. Татарлар Коръәнне татарларга җиткерү өчен, үзенә күрә бер инкыйлаб ясый. Без бабаларыбыз гамәле белән горурланырга тиешбез. Чөнки өммәткә Коръән хакыйкатен җиткерү, күп халыкларга Коръәнне кулланырлык итү — зур тарихи казаныш. Бер сүз белән әйткәндә, бу цивилизицион ургылу, мөселманнар өчен зур алгарыш адымы», — дип сөйләп үтте В.Якупов.
Татарстанда Коръән елын үткәрү буенча чараларга килгәндә, оештыру комитеты махсус программа әзерләгән. «Аны әзерләгәндә Коръән хакыйкатьләрен халыкның төрле катламнарына, төрле һөнәр кешеләренә җиткерү истә тотылды. Биредә 31 юнәлештә чара үткәрергә тәкъдим ителә. Без мәдәният, мәгариф һәм гуманитар өлкәләрне колачларга тырыштык», — диде хәзрәт.
Бүгенге утырышта депутат Разил Вәлиев, сүз алып: «Коръән бөтен мөселман дөньясы, шул исәптән, мөселман татарлары өчен бик зур мәгънәгә, әһәмияткә ия. Бүгенге көндә татар халкы яши икән, гореф-гадәтләре, дине бар икән, без иң беренче чиратта Ислам диненә һәм Коръәнгә бурычлы», — дип, Коръән елының зур вакыйга булуын ассызыклап үтте. «Татарда «китап сүзе» дигән бер яхшы сүз бар. Ул Коръәннән чыккан дигән сүз. Китапка хөрмәт Коръәннән башланган», — дип аңлатып үтте депутат. Р.Вәлиев ТР Президентының 2012 елны Тарихи, мәдәни мирасны саклау елы дип игълан итүен мөфтиятнең изге ниятен тагын да көчәйтеп җибәрүен әйтте. «Бу инде безнең халкыбызның киләчәк язмышы турында уйлану дигән сүз», — диде депутат.
Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев бу елның Коръән елы дип игълан ителүенең үзләре өчен көтелгән вакыйга булуын билгеләп үтте. Балтач районы мөхтәсибәте 2007 елда ук шундый тәкъдим белән чыккан булган. Җ.Фазлыев Коръәннең «Казан басмасы»ның абруен күтәрү, моның белән бәйле тарихи мирасыбызны кире кайтару юнәлешендә башкарыласы эшләр хакында сөйләп үтте.
РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин үз чыгышында игътибарны сәяси яссылыкта бу вакыйганың мөһимлегенә юнәлтте. «Бу ел Татарстанда Тарихи, мәдәни мирасны саклау елы дип игълан ителде, Россиядә дә тарихка зур игътибар бирелә. Барабыз да Путинның милли мәсьәләләр буенча махсус программа чыгышы белән танышканбыздыр. Ул Россия «мономилләтле дәүләт түгел» дип әйтте. Чыннан да, ул — күпмилләтле. Шуңа күрә дә ул безнең өчен бик мөһим. Без күпмилләтле дәүләттә яшәүче халык буларак, үзебезнең тарихыбызны өйрәнеп, аның чыннан да шулай булганлыгын исбат итәргә тиешбез», — диде ректор.
Ул шулай ук мирасны кайтару юнәлешендә хәйран эш башкарылса да, һаман әле «татарлардагы дин ул традициягә генә таянган дин», дип сөйләүче бик күп. Без, Коръән елын игълан итеп, татарларның изге китабыбызны өйрәнүгә керткән ролен күрсәтә алсак, яхшы булыр иде. Чыннан да, татарлар иң беренчеләрдән булып бөтен дөньяда Коръәнне бастырып чыгарып, басма китап буларак, бөтен дөньяга таратканнар», — дип белдерде Р.Мөхәммәтшин.
РИУ ректоры бу нисбәттән С.Петербург галиме, Коръән буенча шактый хезмәтләр язган Ефим Резвинның француз галиме Робер Рошерның «Госман Исмәгыйль тарафыннан эшләнгән шрифтлар белән басылган Коръән бөтен дөньяда Коръәнне бер системага салуның бер нигез булды» дигән сүзләрен китерүен җиткерде.
Рәфыйк Мөхәммәтшин гарәп булмаган халыклар өчен Коръән тәфсирләрен (аңлатмаларын) бастыруның мөһимлегенә дә тукталып, ТР Фәннәр академиясенең Тарих институты белән берлектә Курсавиның тәфсирен әзерләнүен хәбәр итте. Бу елның Коръән елы дип игълан ителүенең РИУга үз программаларын тормышка ашырырга юл ачачагына өмет белдерде. Язучы, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла исә татар телендә дөнья күргән тәфсирләргә анализ ясарга чакырды.
Чыганак: "Татар-информ"